Район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубының чираттагы утырышы узды
15 февраль-татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Район китапханәсенең уку залында Муса Җәлилнең тууына 110 ел булу уңаеннан "Сөембикә" клубы белән берлектә әдәби сәгатъ уздырылды. Китапханәче Альбина Шамилова презентация ярдәмендә шагыйрьнең авыр тормыш юлын, иҗатын яктыртты. Миннегөл Манихова, Миңненур Шакирҗанова, Ракыя Тагирова шагыйрьнең шигырьләрен хәтердә яңарттылар. Җәлил...